(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 26 июльдә шәһәрнең Яңа Савин районындагы йортларында бер тәүлеккә диярлек су булмаячак. Бу яңа төзелгән объектның бик-көйләү арматурасын урнаштыру белән бәйле.
26 июль 09.00 сәгатьтән 27 июль 06.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак:
Гаврилов ур.,1, 2, 4, 6;
Ямашев пр.,94а, 98б, 100б, 100в, 122, 122б.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак. Тудырган уңайсызлыклар өчен "Водоканал" МУП гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.