Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Иртәгә, 26 февральдә, Казанның Совет районында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Гадел Кутуй ур., 6, 9, 12, Загоскин ур., Коринфский ур., Райская ур., Тенишев ур., Хлебников ур.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.