Депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алышачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 26-нчы апрельдә Татарстан башкаласының Башкарма комитетында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының VI сессиясе узачак. Утырыш 11.00 сәгатькә башлана.
Депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елгы бюджетының үтәлеше турында;
«2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәр Думасының «2020-2022 елларга Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Сайлау комиссияләре составына кертү өчен кандидатуралар тәкъдиме турында;
Казан шәһәре Прокурорының җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең аерым нигезләмәләренә протесты турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Оештыру мәсьәләләре;
Төрлеләр.