В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә ремонт эшләре үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 25-нче гыйнварда Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларын су белән тәэмин итү тәүлек буена диярлек туктатылачак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә ремонт эшләре үткәрелү белән бәйле.
25-нче гыйнвар 9.00 сәгатьтән 26-нчы гыйнвар 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортлар сусыз калачак: Бутлеров урамындагы 2-нче номердан 40/11-нче номерга кадәр җөп номерлы йортлар, 1-нче номердан 45-нче номерга кадәр так номерлы йортлар, Гоголь ур.,1, 2, 3, 3а, 4, 4а, 4/1, 5, 7а, Горький ур., 4, 4а, 6, 6а, 8/9, 10, 10а («Динамо» спорт комплексы), 16/7 (3-нче номерлы гимназия), 22/26, 24, Мөштәри ур., 1/65, 5, 6 (18-нче номерлы мәктәп), 6а, 7, 8, 8/45, 9, 9б, 9в, 9е, 10, 11, 11а, 11в, 11/40, 11/43, 12, 12а, 12б, 13, 13а, 13б, 13в, 13д, 14, 14в, 15, 15а, 16/1, 17, 19, 19а, 20, 21, 22, 24, 26/22, Низенькая ур., 3, 4, 5а, 7, Овражная ур., 1, 3, 7, 8, 9, 13, 14, 17, 18а, 19, 20, 23, Пушкин урамындагы 8-нче номердан 52/2-нче номерга кадәр җөп номерлы йортлар, Ульянов-Ленин урамындагы 16-нчы номердан 60-нчы номерга кадәр җөп номерлы йортлар, 19-нчы номердан 65-нче номерга кадәр так номерлы йортлар, Щапов урамындагы 2-нче номердан 20-нче номерга кадәр җөп номерлы йортлар, 1-нче номердан 37-нче номерга кадәр так номерлы йортлар, Щепкин урамы буенча 10-нчы номердан 44-нче номерга кадәр җөп номерлы йортлар, 9-нчы номердан 21-нче номерга кадәр так номерлы йортлар, шулай ук түбәндәге урамнар буенча урнашкан барлык йортлар: Галактионов ур., Катанов тыкрыгы, Кочетов тыкрыгы, Маяковский һәм Некрасов урамнары.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.