Утырыш шәһәр Башкарма комитетында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 25 гыйнварда Татарстан башкаласы Башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXI сессиясе була. Сессия эшенең башлануы 10:00 сәгатькә планлаштырылган.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Казан шәһәре Думасының "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Каты коммуналь калдыкларны туплау (шул исәптән аерып туплау), җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү буенча эшчәнлекне оештыру турында;
Оештыру мәсьәләсе;
Төрлеләр.