Явым-төшем көтелми.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 25-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә 6-8 градус җылы, шәһәрнең түбән районнарында +3...+5 градус булачак. Көндез һава 16-18 градуска кадәр җылыначак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3...+8 градус, көнчыгыш районнарда 0...+5 градус, урыны белән минус 2 градуска кадәр салкыннар булуы ихтимал. Көндезге сәгатьләрдә һава 16-21 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.