Бу Tour de Tatarstan Kazan шоссе велоузышын үткәрү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 25-нче сентябрь көнне Казанда кайбер урамнар буйлап транспорт хәрәкәте киртәләнә. Бу Tour de Tatarstan Kazan шоссе велоузышын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.
Хәрәкәт түбәндәге урамнарда чикләнәчәк:
6:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр икенче дәрәҗәдәге юл буйлап (Себер тракты буенча 39-нчы номерлы йорттан Ямашев проспектындагы 122б номерлы йортка кадәр, хәрәкәт тулысынча чикләнә);
6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә (хәрәкәт тулысынча чикләнә).
6:30 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр хәрәкәт чикләнәчәк:
Ямашев проспекты күпере астында (хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк);
Хәким урамында (Әмирхан урамыннан Чистай урамы киселешенә кадәр юнәлештә хәрәкәт тулысынча чикләнә, Нигматуллин урамы буенча үтәли йөрү мөмкинлеге белән);
Чистай боҗрасы буенча (Сибгат Хәким урамындагы съезддан алып Чистай урамындагы съездга кадәр, хәрәкәтнең ике уң полосасы чикләнә);
Чистай урамы буенча (Чистай боҗрасыннан «Ак Барс Арена» стадионы тирәли әйләнеш съездына кадәр, хәрәкәтнең өч уң полосасы чикләнә);
Сибгат Хәким урамында (Декабристлар урамыннан алып Әмирхан урамына кадәр юнәлештә, хәрәкәт тулысынча чикләнә);
Әмирхан урамы буенча (Сибгат Хәким урамыннан алып «Миллениум» күперенә кадәр), «Миллениум» күперендә (Сибгат Хәким урамыннан Ершов урамындагы съездга кадәр, хәрәкәтнең 1,5 уң полосасы чикләнә);
Вишневский урамы буенча Подлужная урамындагы съездда (хәрәкәт тулысынча чикләнә);
Ершов урамында (Вишневский урамыннан Карл Маркс урамына кадәр съезддан алып хәрәкәтнең уң як полосаларын чикләү);
Карл Маркс урамы буенча (Ершов урамыннан Толстой урамына кадәр юнәлештә, хәрәкәтнең 1,5 уң полосасын чикләү);
Толстой урамы буенча (Карл Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр юнәлештә, хәрәкәт тулысынча чикләнә);
Гоголь урамы буенча («Кристалл» торак комплексыннан алып Большая Красная урамына кадәр юнәлештә хәрәкәтне тулысынча чикләү).
7:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр хәрәкәт чикләнәчәк:
Большая Красная урамында (Толстой урамыннан Батурин урамына кадәр юнәлештә, Гоголь урамы, Жуковский урамы, Пушкин урамы, Театраль урамы, Фукс урамы, Япеев урамы буенча үтәли йөрү мөмкинлеге белән хәрәкәт тулысынча чикләнә);
Батурин урамында (Карл Маркс урамыннан Кремль яр буе урамына таба юнәлештә, хәрәкәт тулысынча чикләнә);
Кремль яр буе урамында (Батурин урамыннан алып Сәетгалиев урамына кадәр юнәлештә, хәрәкәтнең ике юнәлешен тулысынча чикләү);
Кремль дамбасы съездында Кремль яр буе урамына таба (хәрәкәт тулысынча чикләнә);
Меңьеллык мәйданыннан төшү юлында (Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына кадәр юнәлештә, хәрәкәт тулысынча чикләнә);
Сәетгалиев урамы буенчаа (Кремль яр буендагы съезддан Кремль яр буеннан чыгу юлына кадәр, 1,5 хәрәкәт полосасын чикләү);
Кремль дамбасы буенча (Батурин урамы съездыннан Сибгат Хәким урамына кадәр , хәрәкәтнең 1,5 уң полосасы чикләнә).
Исегезгә төшерәбез, велоузыш уздырылган көнне җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.