Халыкны консультацияләү телефон аша оештырылачак
Фото: Марат Мугинов
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, гражданнарны консультацияләү дистанцион режимда 9.00-дан 16.30 сәгатькә кадәр (консультантларның сменалы составы белән төшке ашсыз һәм тәнәфессез) оештырылачак.
Казанда түләүсез юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин булачак: +7(800)-201-16-00, +7(843)238-10-00, +7(987)205-00-63 (WhatsApp), дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.
Халыкка консультацияне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы техник инвентаризация бюросы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциациясе Татарстан төбәк бүлеге белгечләре уздырачак.