Киләсе кабул итү көне иртәгегә, 27 мартка планлаштырылган
Татарстанда «МХО сугышчыларына мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бир» акциясе дәвам итә. Ул башланганнан бирле республика халкы фронтка 1010 берәмлек корал тапшырган. Шул ук вакытта казанлылар бер көн эчендә, 25 мартта, 25 ау мылтыгы тапшырганнар. Кабул итүнең икенче көне иртәгә, 27 мартка планлаштырылган.
Акцияне узган елның августында «Za мирное небо» хәйрия фонды һәм Росгвардия башлап җибәрде. Мылтыклар пилотсыз очу аппаратлары белән көрәшү өчен яхшы чара булып тора.
Корал кабул итү Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең Казандагы лицензия-рөхсәт эше бүлегендә алып барыла (Лазарев ур., 16). Гражданнар билгеләнгән көнгә алдан язылмыйча, үз мылтыклары һәм сугыш кирәк-яраклары (алар булган очракта), паспорты һәм коралга рөхсәте белән килә алалар.
Акциядә катнашучыларга иганә шартнамәсен һәм кабул итү-тапшыру актын тутырырга кирәк – бу документлар нигезендә корал исәптән алыначак.
Коралны МХОдә катнашучы билгеле бер кешегә яки билгеле бер частька тапшырырга мөмкин. Шуннан соң хәрби частьларның ышанычлы затлары килеп, коралларны алалар.
Килеп туган сораулар белән +7(800)10-16-160 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, корал җыю пунктлары Әлмәттә һәм Чаллыда ачылган. Әлмәтлеләр бүген, 26 мартта, Маяковский урамы,114а адресы буенча мылтык һәм сугыш кирәк-яракларын тапшырып, акциядә катнаша алачак. Яр Чаллыда акция җомга көнне, 28 мартта, Беляев урамы, 13а адресы буенча узачак.