Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). 25 нче мартта ТР Милли китапханәсендә Корея әдәбияты турында лекция укыячаклар. Кунакларга аның барлыкка килүеннән башлап бүгенге көнгә кадәр үсеше, шулай ук мифология һәм Кытай традицион әдәбияты белән бәйләнеше турында сөйләячәкләр.
Тыңлаучылар алдында көнчыгыш телләре мәктәбенә нигез салучы һәм укытучысы Сабина Рагозина чыгыш ясаячак.
Лекция күргәзмә залында узачак, башлану вакыты – 15:00. Чарага алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.