Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2022, 16:33

25 казанлы эт тотучылар мәктәбендә укуларын тәмамлады

Тиздән проектта катнашучыларның яңа төркеме старт ала, алар «Лапа дружбы» акциясендә эт алган казанлылар да була ала.

Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль, Юлия Летникова). 25 казанлы үз укуларын эт тотучылар мәктәбенең беренче агымында тәмамлады. Якын арада шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе икенче агымга гаризалар кабул итү башлануын игълан итәчәк, программа беренче чыгарылышлардан кире элемтәне өйрәнгәннән соң эшләп бетереләчәк.

Эт тотучылар мәктәбендә дәресләр бер ай дәвам итте, аның дәвамында курс тыңлаучылары этләр белән дөрес аралашырга өйрәнде, дүрт аяклы дуслары турында яңа мәгълүмат алды, кинологлар һәм зоопсихологлар лекцияләрендә булды, башка этләр һәм фикердәшләр белән таныштылар. Чыгарылыш кичәсе 30 нчы июнь көнне узды, барлык укучылар да сертификатлар, партнерлардан бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.

Мәктәп кураторы Ксения Алаева сөйләвенчә, Парклар һәм скверлар дирекциясе өчен бу сынау проекты булган. «Без алдан ук программаны уйладык, уңайлы җәдвәл төзедек, махсус эш дәфтәрләре булдырдык һәм катнашучыларны дәресләрне калдырмаска өндәү өчен журнал алып бардык. Ике тапкыр дәрес калдырганга, укучылар мәктәптән чыгарыла иде», – дип сөйләде Ксения Алаева. Аның сүзләренә караганда, мәктәпкә барлыгы 30 кеше кабул ителгән, ә чыгарылыш кичәсенә кадәр аларның 25 е барып җиткән. «Тулаем алганда, безнең барысы да яхшы килеп чыкты дип уйлыйм. Укучылар проектны уңай бәяләде һәм командага рәхмәт белдерделәр. Казанлылар этләргә җаваплырак карый һәм эт алуга аңлы рәвештә якын килә башлауга без бик шатбыз», – дип билгеләп үтте мәктәп кураторы.

Проект педагогларының берсе зоопсихолог Мария Титова булды, ул этләрне тоту, шул исәптән стресс хәлләрдән соң көчекләрне социальләштерү һәм адаптацияләү буенча белгеч булып тора. Дәресләрдә ул укучыларга тән сигналлары аша этләрне ничек аңларга, хайваннар белән уртак тел табарга, урамда һәм өйдә кыен хәлләрне булдырмый калырга кирәклеге турында сөйләде. Зоопсихологка яңа проект турында мәктәп кураторы сөйләде. «Мин этләргә һәм аларның хуҗаларына ярдәм итәргә тырышам, шуңа күрә проект мине кызыксындырды. Еш кына кеше этне дрессировкалауны беренче урынга куя, ләкин дүрт аяклы дустын аңлау ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңламый. Бу күзлектән караганда, проектта җиткергән белемнәрем бик файдалы», - дип ассызыклап үтте зоопсихолог.

Эт алу кебек җаваплы адымга ничек әзерләнергә кирәклеге турында мәктәп укучыларына кинолог Регина Мөхәммәтханова сөйләде. Аның дәресләрендә курс тыңлаучылары хайван пәйда булыр алдыннан йортны ничек төзекләндерергә, аны карау өчен нинди фәннәр кирәк булачагын һәм этне ничек сайларга кирәклеген белделәр. «Мин укучылар этне сайлауга, эмоцияләргә таянып калмыйча, аңлы рәвештә якын килер дип ышанам. Кешеләр әлеге хайваннар белән 10-15 ел яшәячәк, шуңа күрә аларның характерлары туры килүе мөһим», – диде Р.Мөхәммәтханова.

Мәктәпне тәмамлаган Дарья Васильеваның инде Молли кушаматлы эте бар, аны ул игълан буенча алган. «Дүрт ел бергә яшәсәк тә, мин аның үз-үзен тотышын һәрчакта да аңламыйм. Әлеге мәктәпкә аның тәртибенә ничек төзәтмәләр кертергә һәм тыңлатырга дигән сорау белән килдем», - дип сөйләде Дарья Васильева. Аның сүзләренә караганда, дәресләрдә проектта катнашучылар бик күп файдалы мәгълүмат алган – муенчаклы бауның зыяны, урамда уңайлы йөрү, ветеринария нигезләре турында. «Мин дәресләргә бик теләп йөрдем. Оештыру, локацияләр, укытучыларның профессиональлеге – барысы да югары дәрәҗәдә иде», – дип ассызыклады чыгарылыш укучысы.

Дарья Васильевадан аермалы буларак, Ләйсән Ганиева әле эт алырга гына тели. Үз эте турында ул балачактан хыяллана, ә проекттан соң әлеге теләк ныгыган гына. «Миңа да, аңа да уңайлы булсын өчен, эт белән үзеңне ничек тотарга, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә проблемалар тудырмас өчен этне ничек тәрбияләргә икәнлеген белү мине әлеге мәктәпкә китерде», - дип уртаклашты Ләйсән Ганиева. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә белем алу бик югары булган, бары уңай тәэсирләр генә калган. «Бер айлык дәресләр сизелмичә дә үтеп китте. Эт тотучылар мәктәбе даими нигездә эшләячәк дип өметләнәм», – дип билгеләп үтте беренче агымны тәмамлаучы.

Мәктәптәге укуларга гаризалар кабул итү башлануы турында Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә – Telegram-каналда һәм «Вконтакте» берләшмәсендә игълан ителәчәк. Проектта катнашучыларны сайлап алганда өстенлек эт алырга җыенган шәһәрлеләргә, шулай ук «Лапа дружбы» хәйрия чарасында дүрт аяклы дус алучыларга биреләчәк, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Барлык яңалыклар