В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 25-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 13-15 градус җылы булачак, көндез - 21-23 градус җылы.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә. Төнлә аерым районнарда яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача, яшен вакытында секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 12-17 градус җылы булачак, көндез – 20-тән 25 градуска кадәр җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.