Horsepower композицияләре - брит-поп, джаз, стадион-поп, хип-хоп кушылмасы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 25-нче июльдә Казан Кремленең Пушечный ишегалдында танылган Horsepower музыка коллективы чыгыш ясаячак. Концерт «Кремльдә Ольга Скепнер белән JAZZ» фестивале кысаларында узачак.
Horsepower композицияләре - брит-поп, джаз, стадион-поп, хип-хоп кушылмасы. Коллектив музыкантлары - джаз мохитендә танылган башкаручылар: саксофонист, композитор һәм продюсер Николай Моисеенко, гитарачы Антон Хәбибулин, пианист Лев Трофимов, бас-гитарачы Сергей Гейер һәм барабанщик Александр Кульков.
Horsepower проекты уртак джемнар нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Төркем музыкасы вокодер белән фанк һәм Фьюжн классикасы турында хәтерләтә торган катлаулы солоны үз эченә ала.
Джаз концерты 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.