Республика Россиянең конкурсның яңа модельләрен сынап карый торган 6 пилот төбәгеннән берсе булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 24 гыйнварда Татарстанда "Ел укытучысы" бәйгесенең зональ этабы башлана, ул 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул 9 мәйданчыкта узачак: Кукмара, Саба, Азнакай, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим, Алексеевск, Тәтеш муниципаль районнарында, шулай ук Казанда, дип хәбәр итте бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.
Зональ этапта һәр муниципаль районнан "Ел укытучысы" номинациясендә икешәр педагог һәм "Педагогик дебют" номинациясендә бер педагог катнаша ала. Чаллы һәм Казан өчен катнашучылар квотасы бераз арттырылган – 4 һәм 8 конкурсантка кадәр.
Илсур Һадиуллин сөйләгәнчә, зональ этапта катнашучыларны 2 сынау көтә. Беренчесе - ачык дәрес, аның төп максаты - укыту һәм тәрбияләү буенча һөнәри эшчәнлеккә таләпләр нигезендә бәя бирү. Жюри предмет буенча дәреснең фрагментын 25 минут дәвамында бәяләячәк, шуннан соң конкурста катнашучыларга тагын 5 минут эчендә сораулар биреләчәк. Икенче бирем - мастер-класс, ул сәхнәдә нәтиҗәле педагогик ысулларны күрсәтүне күз алдында тота.
Зональ этап нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы" номинациясендә 40 педагог һәм "Педагогик дебют" номинациясендә 20 укытучы конкурсның төбәк этабына сайлап алыначак, ул 11 марттан 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу уку елында республика конкурсның яңа модельләрен сынап карый торган Россиянең 6 пилот төбәгенең берсе булды. "Агымдагы уку елында Татарстан Республикасы бәйгенең конкурс чаралары исемлеге буенча ("Цифрлы белем бирү ресурсы", "Инша-фикерләү", "Дәрестән тыш чаралар") һәм жюри эше системасын оештыру буенча яңа моделен сынап караган Россиянең алты пилот регионыннан берсе булды. Шулай ук конкурс сынауларын бәяләүдә яңа алымнар сыналачак", - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. Конкурсны оештыру ел әйләнәсендә квалификацияне күтәрү системасы методистларын һәм укытучыларын күпбаскычлы фәнни-методик озата баруны күздә тота, дип өстәде ул. Региональ һәм федераль этапларның сынаулары структурасы читтән торып һәм очный турларны үз эченә ала.
Конкурсның һәр этабында "Ел укытучысы" номинациясе өчен кимендә 5 ел стажы булган педагогик хезмәткәрләр генә катнаша ала.
Төбәк этабының икенче турына "Ел укытучысы" номинациясендә 15 педагог һәм “Педагогик дебют” номинациясендә 10 укытучы чыгачак. Өченче турда финалга чыккан биш кеше һәр номинациядә министр белән сөйләшәчәк, анда катнашучылар Татарстан һәм Россия мәгариф үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.
"Конкурста катнашучыларның барысы да бүләкләр алачак. Алар гадәттәгечә дипломнар белән бүләкләнәләр. "Ел укытучысы" номинациясендә җиңүче 400 мең сум, "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче 200 мең сум, конкурс призерлары – икенче урын өчен 100 мең сум, лауреатлар - 50 мең сум күләмендә бүләк ала", - дип сөйләде И.Һадиуллин.
Бөтенроссия конкурсының турыдан-туры финалы 2019 елның сентябрь-октябрь айларында узачак. Абсолют җиңүче 1 елга РФ мәгариф министры җәмәгать киңәшчесе вазифасын алачак.
Исегезгә төшерәбез, "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау һәм бүләкләү, аларга ярдәм итү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук укытучы һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә. Татарстан педагоглары - Россия дәрәҗәсендә уңышлы чыгыш ясаучы актив катнашучылар. Мәсәлән, 2014 елда республика тарихында беренче тапкыр Алла Головенькина абсолют җиңүче булды.
Илсур Һадиуллин Татарстанда "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашучылар клубы төзелүе турында сөйләде. Алар бәйгедә катнашырга теләгән яшь педагоглар һәм коллегалары белән очраша, алар өчен мастер-класслар һәм уку елы дәвамында тренинглар үткәрә. Шулай итеп, һөнәри берләшмә шәһәр дәрәҗәсендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә оештырылган. "Без РФ Мәгариф министрлыгы өчен яңа практикалар апробацияләү өчен яхшы иҗади мәйданчык булып торабыз", - дип ышанып әйтте И.Һадиуллин.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия профессиональ бәйгеләреннән тыш, республика укытучылар берләшмәсенә, аерым алганда, грантлар белән ярдәм итә. Бу максатларга республика бюджетыннан 32 млн сум тирәсе бүлеп бирелгән. "Укытучыларга матди һәм мораль ярдәм үз нәтиҗәләрен бирә. Быел без укытучыларга грант ярдәмен саклап кала алдык һәм Россиядә иң яхшылардан саналган остазлык мәктәбен үстерәбез", - диде И.Һадиуллин һәм профконкурсларның иң яхшы педагогларны ачыклауга юнәлдерелүен, шул ук вакытта алар мәгарифтәге инновацион процессларга уңай йогынты ясавын һәм укытучыны бәяләү алымнарының берсе булуын әйтте.