В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы төзекләндерү эшләре шәһәрнең дүрт районында башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 24 гыйнвар көнне Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарында бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Вознесение бистәсенең Вишневая, Грачиная, Профсоюз, Центральная урамнарында ут сүндерү планлаштырылган.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының кайбер сәнәгый һәм административ биналарында ут бетеп торачак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районының Идел буе урамында 142, 144, 146, 148, 152, 154, 158, 158а, 160, 162, 164, 166, 168, 170, 172, 174, 176 номерлы йортларда ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының кайбер сәнәгый һәм административ биналарында ут бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.