Ут Мирный бистәсендә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 24 гыйнварда Казанның Совет районының Мирный бистәсендә яшәүчеләр утсыз калачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда ут булмаячак: 1-нче Дәүләки, 1-нче Землемерная, 1-нче Земляничная, 2-нче Дәүләки, 2-нче Земляничная, 2-нче Новосельская, 2-нче Приовражная, 3-нче Дәүләки, 4-нче Дәүләки, 5-нче Дәүләки, 6-нчы Дәүләки, 7-нче Дәүләки, 8-нче Дәүләки, 9-нчы Дәүләки, 10-нчы Дәүләки, 11-нче Дәүләки, 12-нче Дәүләки, 13-нче Дәүләки, Новинка, Новосельская, Рәхим Саттар.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.