В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр барачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). Иртәгә, 24 нче сентябрьдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдә мәйданчыкларында республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Сәүдә 6:00 дән 12:00 гә кадәр алып барылачак. Казанлылар яшелчә һәм ит продукциясен, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны шәһәрнең 15 мәйданчыгында сатып ала алалар.
Дементьев урамы, 7
Ленинград урамы, 27
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Татарстан урамы, 53
Чехов урамы, 2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Лаврентьев урамы, 10
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Шулай ук Салават күпере халкы Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылган ярминкәдә продукция сатып ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 нчы сентябрьдә башланды. Алар 24 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәүдә нокталарында җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау тәэмин ителәчәк, ә шәһәрлеләргә коронавирс таралуны булдырмау өчен социаль дистанцияне үтәргә киңәш ителә.