Анда эш тәкъдим итүчеләргә сораулар биреп булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). 24 октябрьдә Вахитов районының мәшъгульлек үзәге күчмә вакансияләр ярминкәсе уздыра. Анда ун предприятие, учреждение һәм оешма вәкилләре чакырылган. Алар катнашучыларны эш шартлары, эшчеләргә таләпләр белән таныштырачаклар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00-14.00 сәгатьтә Зинин ур., 3 адресы буенча Төбәк уку-укыту үзәге бинасында узачак.
Биредә Пенсия фонды идарәсенең Вахитов районы вәкиле гражданнарга пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсия формалашу һәм “Шәхси кабинетта” теркәлү мәсьәләре буенча консультация бирәчәк.