В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әйдәп баручы бизнес-спикерлар һәм экспертлар катнашучылар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 24-нче октябрьдә Казанда «Татнефть-Арена» территориясендә эшмәкәрләр өчен «Минем бизнес» бушлай форумы узачак. Нон-стоп режимында сәхнәдә экспертлар чыгыш ясаячак, алар шәхси уңыш тарихларын сөйләячәкләр, кунаклар белән үз бизнесларын оештыру тәҗрибәсе, нәтиҗәле команда төзү серләре һәм башка файдалы мәгълүмат белән уртаклашачаклар.
«Эшкуарлыкны популярлаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә торган форумда катнашуга федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, шулай ук фикер лидерлары һәм гамәлдәге эшкуарлар чакырылган. Мәсәлән, форумда спикерлар арасында топ-100 Forbes бизнесмены Евгений Черняк, Россиядә иң танылган бизнес-тренерларның берсе - Радислав Гандапас һәм дөнья спорты йолдызы, нәфис гимнастика буенча күп тапкырлар Европа һәм дөнья чемпионы Ләйсән Утяшева һәм башкалар катнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Форумда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.