Көндез һава температурасы 10-12 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 24-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан талгын җил. Көндез нигездә явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә +5-тән +7 градуска кадәр, көндез - +10-нан +12 градуска кадәр булачак.
Республиканың башка районнарында төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак. Аерым районнарда томан көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә +3-тән +8 градуска кадәр, көндез +8-дән +13 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.