В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 12 юл участогы ремонтланачак, алар арасында Айдаров, Коләхмәтов, Адоратский, Мир һәм башка урамнар бар.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча агымдагы елда ТР башкаласының 12 юл участогы ремонтланачак. Бу максатларга 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Урам-юл челтәрен ремонтлау барлыгы 32 объектка кагылачак.
Вересаев урамы, Пржевальский урамыннан Ударная урамына кадәрге участок
Камчатка урамы, Пржевальский урамыннан Шоссе урамына кадәрге участок
Ленинград урамы, Максимов урамыннан Пржевальский урамына кадәрге участок
Пржевальский урамы, Вересаев урамыннан Камчатка урамына кадәрге участок
Ударная урамы, Вересаев урамыннан Камчатка урамына кадәрге участок
Коләхмәтов урамы
Хәсән Туфан урамы
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру өчен 75 авария хәлендәге участокта эшләр башкарырга планлаштыралар, дип сөйләде Игорь Куляжев. Юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарда светофорлар, куркынычсызлык коймалары һәм «ясалма калкулыклар» урнаштырылачак. Бу эшләргә 140 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Тагын 395 млн сум юл билгеләренә юнәлтеләчәк. «140 млн сум Казан урамнарын, поселок һәм шәһәр урамнарын, бигрәк тә юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны яктыртуны яхшыртуга каралган», – дип ассызыклады Игорь Куляжев.
Ул Вознесение тракты төзелеше, Горький шоссесын реконструкцияләү һәм Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау дәвам итәчәк, дип җиткерде. «Моннан тыш, Борисоглебск һәм Киндери поселокларында Киндерле елгасы аша ике күперне реконструкцияләү каралган», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Шулай ук шәһәрдә бакчачылык ширкәтләренә керү юллары яңартылачак. Эшләрнең гомуми бәясе 48 млн сум дип бәяләнә. Яхшырту эшләре «Хыял», «Ивушка», «Автомобилист», «Җиңүгә 50 ел», «Кварт» ЯАҖ Волга» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә кагылачак.
Тагын 2,8 млрд сум «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга каралган. Быел ТР башкаласында 482 йортның ишегаллары төзекләндереләчәк. Эшләр инде башланды, бүгенге көндә алар 6% ка башкарылган. «Юлчылар кече архитектура формаларын һәм балалар җиһазларын урнаштыра башлыйлар инде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.