Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2023, 12:32

2023 елда Казанга юл эшләренә 24 млрд сум акча җибәреләчәк

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 12 юл участогы ремонтланачак, алар арасында Айдаров, Коләхмәтов, Адоратский, Мир һәм башка урамнар бар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель, Диана Жиленкова). Быел Казанда юл эшләренә 24 млрд сум акча бүлеп бирелде. Шуларның 16,5 млрд юл объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә һәм инфраструктура проектларына каралган. Бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев урам-юл челтәрен ремонтлауга 4,7 млрд сум юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча агымдагы елда ТР башкаласының 12 юл участогы ремонтланачак. Бу максатларга 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Урам-юл челтәрен ремонтлау барлыгы 32 объектка кагылачак.

• Авиатөзелеш районы
• Айдаров урамы, Ленинград урамыннан Лукин урамына кадәрге участок

Вересаев урамы, Пржевальский урамыннан Ударная урамына кадәрге участок

Камчатка урамы, Пржевальский урамыннан Шоссе урамына кадәрге участок

Ленинград урамы, Максимов урамыннан Пржевальский урамына кадәрге участок

Пржевальский урамы, Вересаев урамыннан Камчатка урамына кадәрге участок

Ударная урамы, Вересаев урамыннан Камчатка урамына кадәрге участок

• Киров һәм Мәскәү районнары
• Городская урамы

Коләхмәтов урамы

Хәсән Туфан урамы

• Яңа Савин районы
• Адоратский урамы, Ямашев проспектыннан Четаев урамына кадәрге участок
• Идел буе районы
• Аркылы Отар һәм Үзәк Отар урамнары, Южно-Промышленная урамыннан Центральная урамына кадәрге участок (Отар торак массивында)
• Совет районы
• Самосыр торак массивындагы Мир урамы

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру өчен 75 авария хәлендәге участокта эшләр башкарырга планлаштыралар, дип сөйләде Игорь Куляжев. Юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарда светофорлар, куркынычсызлык коймалары һәм «ясалма калкулыклар» урнаштырылачак. Бу эшләргә 140 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Тагын 395 млн сум юл билгеләренә юнәлтеләчәк. «140 млн сум Казан урамнарын, поселок һәм шәһәр урамнарын, бигрәк тә юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны яктыртуны яхшыртуга каралган», – дип ассызыклады Игорь Куляжев.

Ул Вознесение тракты төзелеше, Горький шоссесын реконструкцияләү һәм Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау дәвам итәчәк, дип җиткерде. «Моннан тыш, Борисоглебск һәм Киндери поселокларында Киндерле елгасы аша ике күперне реконструкцияләү каралган», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.

Шулай ук шәһәрдә бакчачылык ширкәтләренә керү юллары яңартылачак. Эшләрнең гомуми бәясе 48 млн сум дип бәяләнә. Яхшырту эшләре «Хыял», «Ивушка», «Автомобилист», «Җиңүгә 50 ел», «Кварт» ЯАҖ Волга» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә кагылачак.

Тагын 2,8 млрд сум «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга каралган. Быел ТР башкаласында 482 йортның ишегаллары төзекләндереләчәк. Эшләр инде башланды, бүгенге көндә алар 6% ка башкарылган. «Юлчылар кече архитектура формаларын һәм балалар җиһазларын урнаштыра башлыйлар инде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Барлык яңалыклар

2023 елда Казанга юл эшләренә 24 млрд сум акча җибәреләчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель, Диана Жиленкова). Быел Казанда юл эшләренә 24 млрд сум акча бүлеп бирелде. Шуларның 16,5 млрд юл объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә һәм инфраструктура проектларына каралган. Бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев урам-юл челтәрен ремонтлауга 4,7 млрд сум юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча агымдагы елда ТР башкаласының 12 юл участогы ремонтланачак. Бу максатларга 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Урам-юл челтәрен ремонтлау барлыгы 32 объектка кагылачак.

Авиатөзелеш районы

Айдаров урамы, Ленинград урамыннан Лукин урамына кадәрге участок
Вересаев урамы, Пржевальский урамыннан Ударная урамына кадәрге участок

Камчатка урамы, Пржевальский урамыннан Шоссе урамына кадәрге участок

Ленинград урамы, Максимов урамыннан Пржевальский урамына кадәрге участок

Пржевальский урамы, Вересаев урамыннан Камчатка урамына кадәрге участок

Ударная урамы, Вересаев урамыннан Камчатка урамына кадәрге участок

Киров һәм Мәскәү районнары

Городская урамы
Коләхмәтов урамы

Хәсән Туфан урамы

Яңа Савин районы

Адоратский урамы, Ямашев проспектыннан Четаев урамына кадәрге участок

Идел буе районы

Аркылы Отар һәм Үзәк Отар урамнары, Южно-Промышленная урамыннан Центральная урамына кадәрге участок (Отар торак массивында)

Совет районы

Самосыр торак массивындагы Мир урамы