Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2019, 08:56

24 майда Казанда «Күн туп» бөтенроссия турнирының шәһәр этабы старт ала

Финал уеннар һәм ярышларның шәһәр этабын бүләкләү 31-нче май көнне «Баско» стадионында булыр дип көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Иртәгә, 24-нче майда, Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында яшь футболчылар арасында үткәрелә торган «Күн туп» бөтенроссия турнирының шәһәр этабының тантаналы ачылышы була. Ачылышта 430 кешелек 24 команда катнашыр дип көтелә.

Турнирның катнашучы-командалары гомумбелем бирү мәктәпләре базасында формалаша, барлык уеннар да Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы, «Тасма», «Ракета», «Күн туп» стадионы, «Хезмәт резервлары» кебек Казанның заманча стадионнарында үтәчәк.

Ачылыш тантанасыннан соң 2004-2005 елгы яшьләрдән торган командалар арасындагы финал шәһәр этабының матчы узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Күн туп» бөтенроссия турниры – Россиядә балалар-яшүсмерләр арасында футбол буенча уздырыла торган ярышлар. Беренче турнир Совет чорының легендар капкачысы Лев Яшин инициативасы белән 1964 елда уздырыла һәм бары тик бер генә яшь категориясендә үтә. Бүгенге көндә исә әлеге ярышлар өч яшь категориясендә оештырыла һәм ил территориясендәге иң массакүләм футбол ярышлары булып тора.

Турнир 14.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Барлык яңалыклар