В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм Кремль яр буенда үтәчәк.
(Казан шәһәре, KZN.RU, 21-нче май, Ксения Швецова). 24 майда Кремль яр буенда “Соңгы кыңгырау” гомумшәһәр бәйрәме үтә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренең укытучылары, класс җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм югары уку йортлары ректорлары сәламләргә киләчәк. Бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр иткәнчә, 300 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм тагын 150 пар башкаруында мәктәп вальсы бәйрәмнең апофеозы булып торачак.
Бу көнне иң яхшы укучылар – бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Казан дүртенче ел рәттән укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадалар нәтиҗәләре буенча өченче урынны саклап кала, аннан алда Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына бара. Татарстан башкаласы өчен “Игелекле эшләр көндәлеге” шәһәркүләм проектының нәтиҗәләрен чыгару тагын бер матур традиция булып тора. Аның иң актив катнашучылары Игелекле Казаннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак.
Чыгарылыш сыйныф укучылар өчен “Music Box-2017” премиясе иясе, Муз-ТВ һәм “Алтын граммофон” лауреаты һәм Казан укучылары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча лидер булып торган танылган җырчы Ханна чыгыш ясаячак.
Казан Мэры Илсур Метшин профильле ведомстволарга чараны уздырган вакытта куркынычсызлык сорауларына аерым игътибар итәргә кушты. “Соңгы кыңгырауны өченче тапкыр үткәрәбез. Иң төп мәсьәлә – куркынычсызлык мәсьәләсе. Мәктәп директорлары һәм укучылар белән аерым инструктаж үткәрүегезне сорыйм”, - диде И.Метшин һәм укучыларга имтиханнар барышында уңышлар теләде.