Бу көн бөтен Россия буенча ял көне дип игълан ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). 24-нче июньдә күпфункцияле үзәкнең Казан офислары эшләмәячәк. Бу - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә гаскәрләр йөреше уздыру белән бәйле, дип хәбәр ителә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми интернет-порталында.
Исегезгә төшерәбез, 24-нче июньдә эш хакын саклап калу белән ял көне дип игълан ителде. Шул ук вакытта 23-нче июньдә эш көне озынлыгы кыскармый, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел.