В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явым-төшем көтелми, көнчыгыштан талгын җил булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 24-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем көтелми, көнчыгыштан талгын җил булачак. Һава температурасы төнлә 13-15 градус җылы булыр дип фаразлана, көндез +24-26 градус.
Тулаем республика буенча шулай ук болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез, ә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба күчүче талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 10-нан 15 градуска кадәр, көндез 22-дән 27 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.