Шәһәр юлларында тәүлек эчендә бозлавыкка каршы 84 тонна материал кулланылган.
Фото: Марат Мугинов
Карны Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорский, Бертуган Касыймовлар, Габишев, Гагарин, Главная, Гладилов, Дубравная, Ипподром, Калинин, Кремль, Каюм Насыйри, Литвинов, Мәүлүтев, Нокса Авышлыгы, Островский, Павлюхин, Париж Коммунасы, Петербург, Пушкин, Сафиуллин, Солидарность, Столбов, Татарстан, Клара Цеткин, Чернышевский, Сибгат Хәким, шулай ук Оренбург тракты һәм Киров дамбасы урамнары участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1025 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 279 юл эшчесе һәм 382 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларына тәүлек эчендә 84 тонна бозлавыкка каршы материаллар сибелгән, шул исәптән 6 тонна реагент һәм 78 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 10 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.