В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21-нче декабрьгә каршы төндә 42 юл эшчесе эшкә җәлеп ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 21-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 42 юл эшчесе һәм 235 махсус техника, шул исәптән 91 катнаш юл машинасы, 23 үзбушаткыч, 68 трактор щеткасы, 31 фронталь төягеч, 14 «Барсик» мини-төягече һәм башка төр техника катнашачак.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: Агрономия, Бассейн, Бауман, Ботаника, Гоголь, Зинин, Камалеев, Качалов, Кремль, Латыйпов, Липатов, Лобачевский, Маяковский, Миңнуллин, Модельная, Мөштәри, Назарбаев, Некрасов, Петербург, Совет, Театр, Толстой, Ульянов-Ленин, Чернышевский, Шаляпин, Щапов, шулай ук Ирек мәйданыннан.
Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.