Көндез ТР башкаласында кар аз булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 23 гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнге сәгатьләрдә бераз кар көтелә, көнбатыштан салмак җил, һава температурасы 21-23 градус тәшкил итәчәк. Көндез шулай ук кар, көньяк-көнбатыштан салмак, уртача тизлектә җил көтелә, термометр баганалары минус 15-17 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, Татарстан буенча синоптиклар болытлы һава фаразлый. Урыны белән кар, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы минус 19-24 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы минус 14-19 градустан түбән булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.