В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы +8-10 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Синоптиклар кисәтүенчә, иртәгә, 23 октябрьдә, көндез һәм кич белән Казанда һәм ТР территориясендә көньяк-көнбатыштан 18 м/с тизлек белән исүч көчле җил көтелә. Төнлә Татарстан башкаласында болытлы булачак, яңгыр явачак. Җил – көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы +2-4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә яңгырлы юолытлы һава көтелә. көчле бил вакытында һава +8-10 градуска каәр җылыначак.
Татарстанда болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, җил – көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы 0-+5 градус булачак. Көндез явым-төшем күпчелек районнарда узачак, җилнең көче 18 м/с кадәр артачак. Терекөмеш баганалары +7-12 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.