В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче июньгә Татарстанда барлыгы СОVID-19 авыруының 3244 очрагы теркәлгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның 50 яңа очрагы теркәлгән. 19 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, бер очрак читтән алып керелгән , 49 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында 6 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 17 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 12 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 12 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
23 кеше Казанда яши, 18 кеше - Яр Чаллыда, 3 кеше - Түбән Кама районында, берәр кеше - Әгерҗе, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара һәм Минзәлә районнарында.
1-нче июньгә Татарстанда барлыгы СОVID-19 авыруының 3244 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда республикада 2690 кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә - 74 кеше.
Россиядә соңгы тәүлеккә коронавирусның 9 мең 35 яңа очрагы расланган. Шул рәвешле, илдә барлыгы 414 мең 878 кеше авырган. 175 мең 877 кеше савыккан, 4 мең 855 - үлгән.