В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
СОVID-19 пандемиясенең бөтен чорында 15 меңнән артык татарстанлы савыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 30-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге бер кеше, 15 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 12 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 15 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше – 70-тән 80 яшькә кадәр, 2 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
23 кеше – Казанда, 7 кеше – Норлат районында, 6 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Биектау районында, икешәр кеше – Лениногорск, Питрәч һәм Тукай районнарында, берәр кеше Азнакай, Алексеевск һәм Апас районнарында яши.
8-нче мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 18 мең 384 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 28 кеше сәламәтләнде, шул исәптән икесе – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 10 мең 253 яңа авыру очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 333 мең 29 кеше чирләгән, 3 млн 922 мең 246 кеше сәламәтләнгән, 89 мең 473 кеше үлгән.