В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында аномаль эсселек саклана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Татарстанда 27-нче июньгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска югары булган аномаль эссе һава торышы урнашты һәм сакланачак. 23-нче июньнән 27-нче июньгә кадәр һава температурасының максималь +31...+36 градус булуы көтелә.
23-нче июнь көнне Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем көтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һаваның минималь температурасы төнлә 20-22 градус тәшкил итәчәк, түбәнлекләрдә – 17-19 градус җылы. Көндез һава температурасы +33-35 градуска кадәр җылыначак.
Тулаем алганда, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, яшен вакытында 15-20 м га кадәр көчәю көтелә. Төнлә һава температурасы +17 градустан +22 градуска кадәр, көндез максималь температура +31...+36 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.