Татарстан башкаласында явым-төшемнәр көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Якын көннәрдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан җил уртача тизлектә булачак, 23-нче июнь көндез көньяк-көнбатышка таба күчәчәк. Бүген төнлә +7-9 градус булыр дип көтелә, көндез синоптиклар +21...+23 градус булачагын фаразлый.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән, уртача тизлектә. Төнлә минималь температура +4-9 градус, көндез +19...+24 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
26-нчы июньгә кадәр Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары (4-нче класс) булып кала бирә.