Юлларда – бозлавык, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). 22-нче ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һава температурасы минус 12-14 градус булачак, урыны белән -17 градуска кадәр төшәчәк, көндез - минус 5-7 градус.
Республиканың башка районнарында төнлә һәм иртән минималь һава температурасы минус 11 градустан 16 градуска кадәр, урыны белән 21 градуска кадәр салкын булачак, көндез максималь һава температурасы минус 4-9 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.