Россияне Татьяна Меженцева һәм Денберел Ооржак дуэты тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). 22-нче ноябрьдә «Балалар Евровидениесе» халыкара конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башлана, анда Россияне Татьяна Меженцева һәм Денберел Ооржак дуэты тәкъдим итәчәк. Конкурсның финалы Польшаның Гливице шәһәрендә узачак.
Бу елгы конкурс кагыйдәләре буенча халык үз илләренең башкаручылары өчен тавыш бирә ала, шуңа күрә яшь талантларның җиңүе күп очракта тамашачыларның активлыгына бәйле. Ул «Балалар Евровидениесе» рәсми сайтында 22-нче ноябрьнең Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатеннән 24-нче ноябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн-тавыш бирүнең икенче этабы соңгы җырны башкарганнан соң башланачак һәм 15 минут дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Игорь Крутойның Популяр музыка академиясендә.
«Балалар Евровидениесе»нең туры эфиры ике федераль каналда – «Карусель» һәм НТВда трансляцияләнәчәк. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.