В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 белән авырган 39 кеше савыкты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 33 яңа очрагы расланды. Аларның икесе читтән кергән, 31 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый. Өчесе хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше бар, 13 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм бер кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 22 кеше - Казанда, өч кеше - Арча районында, икешәр кеше - Лаеш һәм Питрәч районнарында, берәр кеше Чаллыда, Әлки, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнарында яши.
29-нчы июльгә Татарстанда COVID-19 авыруының 5534 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бөтен чорда 4436 кеше савыкты, шул исәптән 39 кеше - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 5475 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыруның барлык очраклары саны 828 мең 990-га җиткән. 620 мең 333 кеше сәламәтләнде, 13 мең 673 кеше үлде, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.