Көндез һава +18 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 22-нче майда Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы нульдән 5-7 градуска кадәр, көндез – 16-18 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә, көндез урыны белән яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, көндез кыска вакытлы көчәюләр вакытында урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы 2-дән 7 градуска кадәр, көндез – 14-тән 19 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.