В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараны барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп уздыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). 22-нче июньдә «Хәтер шәме» акциясе узачак. Бөтен ил һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында һәлак булучылар истәлегенә шәмдәлләр яндырылачак. Акциягә Казан яшьләре дә кушыла: Горький исемендәге паркта мәңгелек ут янында бу көнне бер минут тынлык булачак, шуннан соң акциядә катнашучылар Миллениум күпере аша Җиңү паркына кадәр яктыртылган шәмнәр белән узачак.
Чараны барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп уздыру планлаштырыла. Анда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең, Татарстан «Ватан» берләшмәсенең һәм ТР ДОСААФ «Курс» яшьләр оешмасының күп дигәндә 20 активисты катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Теләүчеләр акциягә онлайн-форматта 22-нче июньгә кадәр сайтта яки социаль челтәрләрдә кушыла ала.