В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һава температурасы минус 14-16 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). 21-нче ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Салмак җил булачак. Юлларда бозлавык. Төнлә һава температурасы минус 14-16 градус булачак, аязган вакытта - минус 17-19 градус, көндез - минус 7-9 градус.
Республиканың башка районнарында төнлә һәм иртән минималь һава температурасы минус 14-тән 19 градуска кадәр, аязган вакытта минус 20-25 градуска кадәр салкын булачак, көндез максималь һава температурасы минус 7-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык, җил тотрыксыз көчсез, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.