Төнлә түбән урыннарда туфракта минус 1 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 21-нче майда Казанда болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 2-4 градусны тәшкил итәчәк, ә түбән урыннарда туфракта минус 1 градуска кадәр кырау булачак. Көндез һава температурасы 15-17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез булачак. Һава температурасы төнлә 0-дән +5 градуска кадәр, туфракта урыны белән кырау минус 1 градуска кадәр, көндез – 12-дән 17 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.