Бу төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). 21 мартта Киров, Мәскәү һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында тәүлек дәвамында су булмаячак.
21 март 9.00 сәгатьтән 22 март 9.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Галимҗан Баруди ур., 18, 18а, 20, 22/1, 24/22, Коләхмәтов ур., 22/24;
Шул ук вакытта Мәскәү районында түбәндәге адреслар буенча су бетеп торачак: Галимҗан Баруди ур., 11, 13, 15 (372-нче балалар бакчасы), 15а, 17 (387-нче балалар бакчасы), 19, 21, 23, 25, 25а 25б, Батыршин ур., 13, 15 (9-нчы гимназия), 17, 19, 21, 21а (387-нче балалар бакчасы), 23, 23, 25, 25а, 27, 29, 29/1, 29/2, 31, 31а, 33, 35, 37, 37а, 39, Коләхмәтов ур., 18, 20, 20а (97-нче балалар бакчасы), 22, 22а, Серов ур., 2, 2а (395-нче балалар бакчасы), 4, 6 корп. 1, 2, 6а, 6б, 8, 8а, 10, 12, 12а (87-нче мәктәп), 14, 22/24;
Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Комиссар Габишев ур., 21а, 21б, 21/15, 23, 25, 25/1, 27а (42-нче мәктәп), Кол Гали ур., 11/1, 11/52а, 13 (18-нче гимназия), 15а, 15б, 15/21, Юлиус Фучик ур., 52а, 52Б, 52.
Су бетеп тору төзекләндерү эшләре һәм суүткәргечне үзәк суүткәрү челтәрләренә тоташтыру эшләре белән бәйле. “Водоканал” МУП әлеге йортларда яшәүчеләрне кирәкле су запасларын алдан кайгыртуларын сорый.