В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барахолкага өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен төрле җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен китерергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). 21-нче июльдә Казанда Лядской бакчасында балалар барахолкасы узачак. Казанлылар балаларга йортны ничек кирәкмәс әйберләрдән «бушатырга» һәм иске уенчыкларга, кулланылмаган әйберләргә яңа тормыш бүләк итәргә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр.
Барахолкага өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен төрле җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен китерергә мөмкин. Иң мөһиме, алар чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.
Барахолкага керү һәм катнашу бушлай. Нәрсә дә булса сатарга яки алмашырга планлаштыручыларга сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Чара 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.