Җил көньяк-көнбатыштан, уртача булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). 21-нче июльдә Татарстанда һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, явым-төшем булырга мөмкин. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, төнлә һәм иртән республика буенча томан булачак.
Татарстанда бүген төнлә +12...+17 градус, Казанда +14...+16 градус булуы көтелә. 21-нче июль көндез республикада +23...+28 градус, Казанда +24...+26 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.