В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Корбан бәйрәме һәм Татарстан Республикасы көне бәйрәм ял көннәре булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәкләр (МФЦ) 21 һәм 30 августта кешеләрне кабул итмиләр. Алдагы көннәрдә, ягъни 20 һәм 29 августта, эш көне бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итәләр учреждениедә.
21 һәм 30 август Корбан бәйрәмен һәм Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү уңаеннан ял көннәре булып торалар. Казанда барлыгы 11 күп функцияле үзәк эшли, аларның икесе – бизнес вәкилләре өчен.