Чара Халыкара туган тел көненә багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). 21 февраль көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда "И туган тел!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. ул Халыкара туган тел көненә багышлана.
Кичәнең төп вакыйгасы Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренең 110 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә ачу булачак. Экспозиция берничә мәйданчыкта узачак. "Туган тел" әдәби салонында кунаклар рәссамнарның Тукай образына багышланган рәсемнәрен, аудио - һәм видеоматериалларны, иллюстрацияләрне, беренче басмаларны, шигырьләр куллануның төрле вариантларын күрәчәкләр.
Күргәзмәнең икенче өлеше Г.Тукай әдәби музее битләрендә социаль челтәрләрдә чагылдырылачак. Теләге булган һәркем күргәзмәдә катнаша, аның "Туган тел" әсәренә иллюстрацияләр белән тулыландыра ала, моның өчен музейның muztukay@mail.ru электрон почтасына үз эшләрен җибәрегә һәм аларны музейның үзендә ясарга кирәк.
1999 елдан башлап ЮНЕСКО Генераль конференциясе инициативасы белән бөтен дөньяда 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә, ул күпмилләтле тел мәдәнияте үсешенә ярдәм итү кирәклеге турында искә төшерә, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.