Бу «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионатын үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 21-23-нче майда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә Казан – Аэропорт- Казан маршрутында өстәмә 20 поезд билгеләнә. Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.
«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе шәһәр яны поездлары җәдвәлендәге үзгәрешләр белән игътибар белән танышуны сорый. Моны вокзалларда һәм тукталыш пунктларында, тәүлек буе эшли торган 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында эшләргә була, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 20-нче майдан 24-нче майга кадәр Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалы узачак. Илнең 85 төбәгеннән 1,5 меңнән артык конкурсант 92 «Ворлдскиллс» компетенцияләре буенча һәм 48 «Ворлдскиллс Юниорлар» компетенцияләре буенча көч сынашачак. Аларның эшләрен 1,5 меңнән артык эксперт бәяләячәк. Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар өчен милли чемпионат дөнья чемпионаты алдыннан сынау ярышлары булып торачак.
Милли чемпионат «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә, шулай ук өстәмә 5 мәйданчыкта узачак: Декабристлар ур., 96 адресы буенча, Халыкара сервис көллиятендә (Адоратский ур., 58б), Казан халыкара аэропортында, Төбәкара компетенцияләр үзәгендә (Галиев ур., 3а) һәм Актай ур., 21/2 адресы буенча урнашкан типографиядә. «Казан Экспо»га тимер юл вокзалыннан электричкаларда барып җитәргә мөмкин булачак. Шулай ук вакытлыча машина кую урыннарыннан китәчәк шаттллар да оештырылыр, дип көтелә.
«Казан Экспо»да узачак ярышларга чакыру билетларын бастырып, бушлай керергә мөмкин булачак.