В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда СОVID-19 соңгы тәүлектә 550 кешедә ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 550 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 206 очрак – Казанда. Шуларның 101 е хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы 113 бала һәм яшүсмердә расланган.
16 нчы мартка Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 132 мең 274 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 113 мең 660 кеше савыкты, шул исәптән 1444 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 480 мең 667 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 1146 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 21 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 268 мең 19 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 36 мең 519 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 17 млн 449 мең 438 очрак ачыкланган, 15 млн 822 мең 31 кеше сәламәтләнгән.
Коронавирустан прививканы сырхауханәләрдә генә түгел, вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга була. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.