В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Президенты, ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итеп, Казанда булачак WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының әһәмиятен билгеләп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Казанда үтәчәк WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты алдыннан 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул С.Сәйдәшев ис.Дәүләт зур концертлар залында ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясады.
Ул искәртеп үткәнчә, чемпионат Казанда дөньяның 70 иленнән 50 кометенциядән артык яшь профессионалларны җыячак.
“Җыелган тәҗрибәбез, WorldSkills хәрәкәтенең инфраструктурасын үстерү, агымдагы елда Бөтенроссия беренчелегендә Татарстан командасының икенче урынны яулавы – чемпионатны уңышлы уздыруга яхшы алшартлар, - диде республика башлыгы. – Чемпионат кына түгел, ә без җыячак дөнья тәҗрибәсе, технологияләр һәм күнекмәләр, җәмгыятьнең һәм бизнесның киләчәк һөнәрләренә игътибарларын юнәлтү, аларның популярлыгын арттыру да әһәмияткә ия. Шуңа күрә2019 ел республикада Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителә”.
Юллама ТР Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында С.Сәйдәшев ис.Дәүләт зур концертлар залында игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов республиканың сәяси хәленә һәм социаль-икътисади торышына җентекле анализ ясады, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү юлларын, Татарстанның үсеш юнәлешләрен билгеләде. Чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Федерация Советы һәм РФ ФС Дәүләт Думасы әгъзалары, федерация субъектларында һәм чит илләрдә Татарстанның даими вәкилләре, предприятиеләр, югары уку йортлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, фән, иҗади интеллигенция, спорт вәкилләре һ.б. катнашты.
Белешмә өчен
Ярышлар 2019 елның 22 августыннан 27 августына кадәр “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге нигезендә узачак. Биредә 1,5 мең конкурсант һәм 2,5 мең волонтер катнашачак. Чемпионатның компетенцияләре 6 блокка бүленгән: сәнәгый җитештерү, мәгълүмати һәм коммуникацияләр технологияләре, төзелеш өлкәсе, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн, хезмәт күрсәтү өлкәсе.