В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сезон башыннан юл хезмәтләре тарафыннан 12 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кар Айдаров, Баруди, Болотников, Восход, Восстание, Ильич, Красиков, Клара Цеткин, Фрунзе, Горький шоссесы һәм башка урамнар участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1755 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 360 юл эшчесе һәм 418 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 151 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 5 тонна реагент һәм 146 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылган. Сезон башланганнан бирле юл хезмәтләре 12 мең 757 тонна бозлавыкка каршы катнашма кулланган.